Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада дәүләт автоинспекторлары кичке рейдка нәтиҗә ясады

Бер шоферны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр.

Машина йөртүчеләрне күпләп тикшерү Нефтьчеләр проспектындагы 12 нче йорт янында 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр дүрт сәгать дәвамында узды. Рейд нәтиҗәләре турында юл хәрәкәте инспекторлары сөйләде. 

Рейд нәтиҗәләре буенча 14 материал төзелгән. Алабуга юлларында машина йөртүчеләр тарафыннан түбәндәге хокук бозулар булган: 

  • балаларны махсус утыргычларда йөртүгә кагылышлы — 2 очрак;
  • эләктерелмәгән куркынычсызлык каешы — 5;
  • автостраховка белән проблемалар −5;
  • документлар булмау — 1 очрак.

Моннан тыш, 1 шофер транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, ә аның автомобилен махсус стоянкага урнаштырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев