Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада ел башыннан 12 юл-транспорт һәлакәте булган

Аларда 1 кеше һәлак булган һәм 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Ел башыннан алып Алабуга районы территориясендә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Руслан Харисов хәбәр итә. 

Җитәкче сүзләренчә, мондый авыр нәтиҗәләргә китерүче хокук бозуларның төп төрләре: хәрәкәт тизлеген арттыру, каршы як полосага чыгу, хәрәкәт тизлегенең конкрет юл шартларына һәм һава шартларына туры килмәү.

Моннан тыш, җитәкче сүзләренчә, Алабуга районында ел башыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясы буенча 49 машина йөртүчегә административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Алар штрафларны вакытында түләмәгәннәр. 

РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, билгеләнгән вакыт эчендә административ штрафны түләмәү, түләнмәгән штрафтан ике тапкыр күбрәк күләмдә административ штраф салуга яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев