Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада ир-ат ришвәт бирергә тырышканы өчен суд каршына басскан

Утырыш вакытында ир-ат үз гаебен таный.

Узган елның 5 октябрендә 22.20 сәгатьтә административ хокук бозган өчен юл-патруль хезмәте тарафыннан «Scania» автомобиле тоткарлана.
Шофер дәүләт автоинспекторлары белән урында ук килешергә тырыша, аларга беркетмә төземәгән өчен акча тәкъдим итә.

Инспекторлар ришвәтнең законсыз гамәл булуын искәртәләр, әмма, моңа карамастан, ир-ат акчаны алгы утыргычлар арасына куя.


Инспектор бу вакыйга турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең дежур бүлегенә хәбәр итә.

Утырыш вакытында ир-ат үз гаебен таный. Суд аңа 5 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев