Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада исерек килеш машина йөрткән ир тоткарланган

Хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелгән. 

Кичә Алабугада руль артына исерек килеш утырган шофер тоткарланган. 21 яшьлек алабугалыны Горький урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата.

Полиция хезмәткәрләре ир-атның исереклек билгеләре булуын ачыклый, өстәвенә, ул машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән дә була. Хокук бозучы медицина тикшерүеннән баш тарта.

Аңа карата РФнең административ хокук бозу кодексының 12.26 маддәсенең 2нче бүлеге буенча административ беркетмә төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев