Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада исерек килеш руль артына утырган йөртүчеләрне тоткарлаганнар

Дүрт йөртүчегә карата административ материал төзелгән. 

Сентябрь аенда Алабуганың дәүләт автоинспекторлары исерек килеш руль артына утырган дүрт кешене тоткарлаган. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Йөртүчеләр 1989, 1995, 1999, 1989 елларда туган ирләр. 

Аларга карата РФнең Административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлеше буенча административ материал төзелде. Хокук бозучылар транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1,5 елдан 2 елга кадәр мәхрүм ителеп, 30 000 сум күләмендә штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев