Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада исерек шоферларны хөкем иттеләр

Алабугада исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләрне хөкем иттеләр.

Алабугада исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләрне хөкем итү буенча суд утырышы узды.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия хәбәр иткәнчә, өч кешенең икесе машина йөртү таныклыгыннан колак каккан.

Шуларның берсе — Вадим Романов. Эш материаллары буенча, ул 27 февральдә Нефтьчеләр проспекты буенча 35нче йорт янында тоткарлана.

Тикшерү исереклек фактын раслый. Әмма, гаепләнүченең вәкиле хәбәр иткәнчә, Романовның сүзләренә караганда, ул автомобильдә утырып кына торган, йөрмәгән, шуңа күрә үз гаебен танымый да. Алабуга суд районы буенча 2нче суд участогы җәмәгать судьясы шулай да ир-атны 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф түләүтү турында карар кабул итте.

24 февральдә Тугаров урамында тоткарланган Александр Борисовка карата да шундый ук карар чыгарылган.

Фоат Шакиров эше каралган өченче утырышны апрель башына кадәр кичектерергә туры килде. Ирне 2 февраль көнне 21.20 сәгатьтә Нефтьчеләр проспектындагы 55нче йорт янында исерек килеш тоткарлыйлар. Алкотестер нульле нәтиҗә күрсәтте, шуңа күрә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аны Алабуга үзәк хастаханәсенә медицина тикшерүе өчен китерә. Тапшырылган биоматериалны анализлау нәтиҗәсе исереклек фактын раслый. Эшне алга таба карап тикшерү өчен Фоат Шакировның вәкиле берничә өстәмә документ сорады. Судья аның үтенечен канәгатьләндергәнлектән, эш апрель башына кадәр кичектерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев