Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада исерек йөртүчене хөкем иттеләр

Гаепле кешене 1,5 елга йөртүче таныклыгыннан мәхрүм булу һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф көтә.

Алабуга районында кайбер машина хуҗалары руль артында исерек килеш йөрүләрен дәвам итә. Бу атнада шундыйларның чираттагысын йөртүче хокукыннан мәхрүм иттеләр.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия хәбәре буенча, 5 гыйнварда сәгать 2 тулып 18 минутта, Илмәт авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Вадим Егоров тоткарланган. Ул алкоголь исереклегендә булган. 

Ир-атның Алабуга район суды буенча 2нче участок халык казыена аңлатуынча, эшендә туңганга, исерткеч эчемлек капкан. Шулай да бу сәбәп аны җәзадан коткара алмады. 

Вадим Егоровны 1,5 елга йөртүче таныклыгыннан мәхрүм булу һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф көтә. Әлеге хөкем карарын кире кагу өчен, Вадим Петр улының 10 көне бар.

Хокук бозуларның охшаш очраклары буенча суд утырышларының икесе башка көннәргә күчерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев