Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада кичәге рейд барышында 22 машина йөртүчегә штраф салынган

Рейд Нефтьчеләр проспектында үтте.

Кичә Алабуганың дәүләт автоинспекторлары кичке рейд үткәрде. Тикшерү Нефтьчеләр проспекты буенча 57нче йорт янында узды, дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. 

Рейд барышында барлыгы 22 хокук бозу очрагы ачыкланган. 

Тикшерү нәтиҗәләре түбәндәгечә: 
— транспорт чараларында техник җитешсезлекләр — 8;
— страховка булмау — 7;
— укылмый торган номерлар — 1;
— куркынычсызлык каешы — 1;
— яктылык приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу — 1; 
— штрафларны вакытында түләмәү — 3, 
— документларсыз йөрү — 1

Хокук бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев