Алабугада кунак кеше хуҗаны үтерә язган
Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре коткарып кала.
Тикшерү версиясе буенча, 27 март көнне Нефтьчеләр проспектындагы 21нче йортның бер фатирында исерткеч эчемлекләр куллану вакытында кунак һәм хуҗа арасында низаг килеп чыга.
Моңа кадәр хөкем ителгәне булган 40 яшьлек кунак кеше 36 яшьлек фатир хуҗасы күкрәгенә һәм корсагына кухня пычагы белән кадый. Әмма үтерү ниятен ахырына кадәр җиткерә алмый: җәрәхәтләнгән фатир хуҗасын килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре коткарып кала.
Гаепләнүче үзенең җинаятькә катнашы барлыгын тулысынча таныган, ул сак астында.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре бара. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә ТР буенча РФ Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев