Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен 153 кешегә административ беркетмә төзелгән

26 йөртүче балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган.

14 февральдән 20 февральгә кадәр Алабуга районында «Куркынычсызлык каешы» дигән профилактик чара үткәрелде. Шулай итеп, операцияне үткәрү вакытында куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен 153 административ беркетмә төзелгән. 26 йөртүче балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. 

Машина йөртүче һәм пассажирлар Россия Федерациясендә юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен үтәүнең мөһимлеген аңларга, әлеге таләпләрне үтәргә тиеш. Чөнки әлеге таләпләрне үтәү машина йөртүченең һәм аның пассажирларының гомерен саклап калырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр җирле ЮХИДИ бүлекчәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев