Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада «Мотоцикл» операциясе бара

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактика чаралары комплексын көчәйтәчәк.

Алабуга районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 7-13 август көннәрендә республика территориясендә «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактика чаралары комплексын көчәйтәчәк. «Мотоцикл» операциясе кысаларында автоинспекторлар мототранспорт йөртүчеләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны тикшерәчәк, шулай ук саклагыч экипировка куллануны һәм әлеге категория транспорт чаралары йөртүчеләренең куркынычсызлык чараларын үтәвен пропагандалаячак.

Шулай ук автоинспекторлар балалар һәм яшүсмерләрнең мондый транспорт төре белән идарә итү-итмәвен тикшерәчәк. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар белән профилактик эш алып бара. Балаларның яшенә, йөртү хокукы һәм транспорт белән идарә итү күнекмәләре булуга игътибар итәргә кирәклекне искәртәләр.

Исегезгә төшерәбез, узган елның май аенда Алабугада юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер һәлак булды. Аның питбайкы автобус белән бәрелеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев