Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы дәвам итә

20 майдан бөтен Татарстан буенча башланып киткән "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы турында газетабызның 28 май санында язган идек. Бүгенге санда сезнең игътибарга җинаятьләр буенча башкарма инспекциянең Алабуга филиалы психологы Наталья Галеевага сүз бирәбез.

Наркоманлык, эчкечелек һәм алар белән нык бәйләнгән авырулар күптән инде дөнья күләмендәге мәсьәләгә әйләнде. Белгечләр фикеренчә, җәмгыятькә иң тәэсирле чара булып авыруларны дәвалау түгел, ә булган хәл турында мәгълүмат бирү тора. Шуның белән бәйле рәвештә, наркотикларга каршы айлык барышында шәһәрнең барлык хезмәтләре: шәһәр поликлиникасы, прокуратура, наркотикларга күзәтчелек буенча федераль идарәнең Татарстан Республикасы буенча Алабуга филиалы эшкә җәлеп ителгән.

Акция барышында инспекторлар исәптә торган барлык хөкем ителгәннәр белән әңгәмәләр үткәрде. Әфьюнлы матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр өчен җавап бирүчеләргә бу аеруча кирәкле. Шундыйлардан 61 кеше шартлы рәвештә җавапка тартылган, ә 2 кешегә җәза бирү кичектерелгән. Әңгәмә наркотик яисә алкоголь исереклегенә караганда, тулы тормыш белән яшәүнең, яхшы дуслар белән сине чолгап алган тирәлеккә шатлануның өстенлеге турында. Аларның барысына да чираттагы тикшеренүгә һәм табиб-нарколог консультациясенә юллама бирелде.

Үткән ел сентябрь аенда үткәрелгән шундый акциядән соң әфьюнлы матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр саны кимемәде, артты гына. Бу "легаль" дип йөртелә торган наркотикларны алу мөмкинлеге булу белән бәйле. Алар турында урамда һәм интернетта мәгълүмат күп. Шунысын белү мөһим: әгәр Сез, уйлавыгызча, "легаль" саналган ни дә булса тапсагыз, башка кешеләр җәза алырлык хокук бозуга бармасын, яки үзегез ирексездән хокук бозып куймасынга, икесенең берсен сайларга тиешсез: полициягә тапшырырга яисә юк итәргә.

Наталья ГАЛЕЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев