Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада өч шоферны 15 тәүлеккә кулга алдылар

Сәбәбе — штраф түләмәү.

Алабугада дәүләт автоинспекторларының игътибарына штрафларны вакытында түләмәүче машина йөртүчеләр дә эләгә. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлегендә хәбәр иттеләр. Быелның 9 аенда РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча 144 административ беркетмә төзелгән. 

60 түләмәүчегә карата суд икеләтә штраф күләме турында карар чыгарды, мәҗбүри эшләр дүрт бозучыга билгеләнде. Өч хокук бозучы 15 тәүлеккә кулга алынган. Калган эшләр каралуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев