Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада өлкән яшьтәге кешеләрне ялганлап йөрүче алдакчы хатынны хөкем иттеләр

Бу турыда шәһәр прокуроры ярдәмчесе Кристина Тиханова хәбәр итә.

Ульяновскида яшәүче 34 яшьлек хатын былтыр ел буе Алабуга һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләргә полиция хезмәткәре булып шалтыратып, күрәләтә ялганлау юлы белән, үзе уйлап чыгарган җинаятьләрне аларның баласы, оныгы, туганы кылган дип, аларны азат итү өчен акча күчерүләрен таләп иткән. 

Нәтиҗәдә, 56дан 87 яшькә кадәрге 10 кеше әлеге җинаять эше буенча зыян күрүчеләр дип табылган, алдакчы хатын аларның гомуми күләмдә 1 миллион сумнан артык акчасын үзләштергән. 

Алабуга шәһәр прокуратурасы Ульяновскида яшәүче алдакчы хатынны дәүләт гаепләвен яклаган, ул җинаятьнең 10 очрагында РФ Җинаятьләр Кодексы159 маддәсенең төрле өлешләрендә каралган җинаятьләрне кылган дип танылган. 

Җинаять эшен карау нәтиҗәләре буенча, җәзаны йомшарта торган хәлләрне һәм гаепләнүче шәхесен бәяли торган мәгълүматны искә алып, суд алдакчы хатынга 3 елга шартлы сынау вакыты белән 3 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев