Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада полиция хезмәткәрләре мошенниклык очракларын кисәтү буенча рейдлар үткәрә

Рейд барышында алар гражданнарга алдауның иң киң таралган схемаларын һәм аферистлардан саклану кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре даими нигездә өлкән яшьтәгеләргә һәм төрле категория гражданнарга карата мошенниклык кылуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрә.

Социаль мошенниклык очраклары арту сәбәпле һәм гражданнарга финанс зыян китерүгә юнәлдерелгән җинаятьләрне кисәтү максатларында Алабуга полициясе муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә шәһәр урамнарында профилактик рейд үткәрде.

Рейд барышында алар гражданнарга алдауның иң киң таралган схемалары һәм аферистлардан саклану кагыйдәләре турында сөйләделәр. Моннан тыш, тәртип сакчылары шәһәрдә еш очрый торган мошенниклык төрләре турында хәбәр иттеләр, билгесез номерлардан шалтыратулар турында кисәттеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, полиция хезмәткәрләре халык белән мондый чараларны даими үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев