Алабугада рейд барышында 9 шоферга беркетмә төзелде
Рейд 1,5 сәгать дәвамында барды.
Алабугада дәүләт автоинспекторлары «Алабуга-Гари-Абалач» автоюлының 6нчы километрында массакүләм рейд үткәрде. Инспекторлар үтеп баручы транспортны тикшерде. Рейд 1,5 сәгать дәвамында барды.
Тикшерү нәтиҗәсендә 9 хокук бозу ачыкланган. Бу:
- техник төзексезлекләр (7)
- укылмый торган номерлар (1)
- иминиятләштерү (1) белән бәйле хокук бозулар.

Хокук бозучыларга административ беркетмәләр төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев