Алабугада рейд вакытында 17 йөртүчегә карата беркетмә төзелгән
Рейд Нефтьчеләр проспекты буенча узды.
Алабуга дәүләт автоинспекторлары бүген машина йөртүчеләрне тикшерде. Рейд Нефтьчеләр проспекты буенча узды. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 2 сәгать эчендә 17 хокук бозу очрагы ачыкланган. Аларның икесе куркынычсызлык каешлары, 6сы — техник җитешсезлекләр, 9ы страховка белән бәйле.
Барлык хокук бозучыларга административ беркетмә төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев