Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада рейд барышында 30 административ беркетмә төзелгән

Бүген Алабугада машина йөртүчеләрне тикшерделәр.

Бүген иртән Алабуга дәүләт автоинспекторлары массакүләм рейд үткәрде. Тикшерү Алабуга-Гари-Абалач автоюлының 6нчы километрында узды. Хокук сакчылары барлыгы 71 транспорт чарасын тикшерде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 30 административ беркетмә төзелде. 

Ун транспорт чарасында техник җитешсезлек ачыкланды, шуларның бишесе — автобусларда. Тонировка кагыйдәләрен бозган өчен — 7,страховка өчен — 5, укып булмый торган дәүләт номерлары өчен — 1, теркәү кагыйдәләрен бозган өчен бер беркетмә төзелде. Алты кешегә битлек режимын бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев