Алабугада рейд барышында юл кагыйдәләрен бозган өчен 27 административ беркетмә төзелгән
Шуларның 9ы — автобус йөртүчеләргә.
Бүген иртән Алабуга-Гари-Абалач юлының 6нчы чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд үткәрде. Нәтиҗәдә, юл кагыйдәләрен бозган өчен 27 административ беркетмә төзелгән.
Моннан тыш, 14 машинада техник җитешсезлек ачыкланган, 4 йөртүченең страховкасы булмаган, тонировка өчен — 1, документларсыз йөргән өчен — 2, укылмый торган номерлар өчен — 1, обгонга чыккан өчен 1 беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев