Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада рейд вакытында 20 йөртүчегә карата административ беркетмә төзелгән

Аларның 9ы тонировка өчен җәза алган.

Алабугада дәүләт автоинспекторлары 3 һәм 4 мартта рейдка чыкты һәм тәртип бозуның 38 очрагын ачыклады.

Рейд барышында, 3 мартта, ЮХИДИ хезмәткәрләре тонировкалы автомобильләргә игътибар иткән. Алабуга ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 20 йөртүчегә карата административ беркетмә төзелгән. Аларның 9ы тонировка өчен җәза алган, 1сенең машинасы төзек булмаган, 2сенең техникасы иминиятләштерелмәгән, 7се иминлек каешын эләктермәгән. Тагын бер беркетмә машина йөртүгә таныклыгы булмаган йөртүчегә карата рәсмиләштерелгән.

Икенче көнне 18 беркетмә төзелгән, шуларның 6сы — тонировка өчен, кабат тонировка өчен — 1, җәяүлеләр тарафыннан Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы — 3, куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен — 6, машина номерлары укырлык түгел — 1, документларсыз — 1 (транспорт чарасы махсус урынга алынган).

— Яктылык үткәрми торган пыяла урнаштырылган транспорт чарасы хуҗасына 500 сум күләмендәге штраф салына. Быел 12 кеше шундый административ штрафка тартылган иде. Аларның алтысына икедән өч тәүлеккә кадәр административ арест, ә алтысына — 2 меңнән 3 мең сумга кадәр административ штраф билгеләнгән, — ди дәүләт автоинспекторы Артур Гомәров.

Тонировкалы пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеген «Тоник» дип аталган махсус җайланма белән тикшерәләр. Теләсә кайсы пыяла өчен аның иң аз күрсәткече 75 проценттан да ким булмаска тиеш. Машинаның алдагы ян як тәрәзә пыялаларының яктылык үткәрүчәнлеге иң аз дигәндә 790 процент тәшкил итәргә тиеш, арткы ян пыялаларыныкы — 5 процент. ЮХИДИ хезмәткәре барлык күрсәткечләрне беркетмәгә кертә.

Йөртүче штрафын вакытында түләмәсә, тонировкасын калдырса, икенче тапкыр ул инде 1000 сум күләмендә штраф түли. Җәмәгать эшләренә җибәрергә яисә 15 тәүлеккә утыртып куюлары да мөмкин.

Эчке Эшләр министрлыгы бүлегенең Алабуга районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсын юл хәрәкәте кагыйдәләрен берсүзсез үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев