Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада штраф түләмәгән машина йөртүчеләргә карата беркетмә төзелде

49 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. 

Алабуга районында ел башыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясы буенча 49 машина йөртүчегә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Алар штрафларны вакытында түләмәгәннәр. 

РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, билгеләнгән вакыт эчендә административ штрафны түләмәү, түләнмәгән штрафтан ике тапкыр күбрәк күләмдә административ штраф салуга яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә. 

Күңелсезлекләр булмасын өчен, Алабуга ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

Руслан Харисов

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция капитаны 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев