Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада штрафларын вакытында түләмәгән 28 йөртүче кулга алынган

Бу хакта ЮХИДИ җирле бүлекчәсендә хәбәр итәләр.

Алабуга дәүләт автоинспекторлары законда каралган срокта штраф түләмәүче машина йөртүчеләрне ачыклый.

Ел башыннан автоинспекторлар тарафыннан шундый 139 хокук бозу очрагы ачыкланган. Штрафларын вакытында түләмәгән 61 йөртүчегә карата суд штраф күләмен икеләтә түләү турында карар чыгарган, тугыз хокук бозучыга мәҗбүри эшләр билгеләнгән. 28 кеше 15 тәүлеккә кулга алынган. Калган эшләр каралуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев