Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХОКУК

Алабугада Тынычлык проспектындагы ЗАГС янындагы җәяүлеләр кичүен бетерәләр

Алабугада авариялелекне анализлаганнан соң җәяүлеләр кичүләренең һәм «лежачий полицейский»ларның схемасын үзгәртәчәкләр.

Алабуга районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе 2025 елга йомгак ясады һәм күңелсез карар чыгарды: юл-транспорт һәлакәтләре саны арта, шул исәптән җитди нәтиҗәлеләре дә.

2025 елда 126 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 21 кеше һәлак булган (шул исәптән 1 бала), 147 кеше яраланган (шул исәптән 11 бала). Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Тимур Галимуллин сөйләде. Татарстанда үлүчеләр саны буенча беренче урында Тукай районы тора, икенче урында — Алабуга районы, өченчедә — Актаныш районы, дип өстәде «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсе башлыгы Резеда Гыйлметдинова.

Алабугада һәм районның торак пунктларында 53 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 46сы федераль трассаларда, 27се төбәк трассаларында. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте нормаларын һәм кагыйдәләрен бозуның 9173 очрагын ачыклаган һәм туктаткан (2024 елда — 7812). Шәһәрдә дә, аннан читтә дә иң авыр очраклар анализланды. Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева гыйнвар аенда аналитик белешмә белән юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарының актуаль картасын эшләү турында боерык бирде.

Балалар арасында юл травматизмын профилактикалау буенча мәгариф учреждениеләрендә һәм оешмаларында зур эш алып барыла, һәр сезон үзенчәлекләренә игътибарны юнәлтәләр. Әмма шуны истә тотарга кирәк: балалар олылардан үрнәк ала, шуңа күрә гаиләнең өлкән әгъзалары да куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш.

Масштаблы ремонт эшләре дәвам итүгә бәйле рәвештә шәһәр урамнарында җәяүлеләр кичүләре, «лежачи полицейский» лар һәм махсус светофорлар челтәре үзгәрәчәк һәм тулыландырылачак. Аерым алганда, Тынычлык проспектында ЗАГС янындагы светофорсыз җәяүлеләр кичүен бетерергә карар кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев