Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада узган атнада 1 авыр җинаять теркәлгән

Барлыгы кизү бүлегенә 256 хәбәр алынды.

Авыр төрдән саналган 1 җинаять теркәлгән. 69 яшьлек алабугалы инвестицион компаниядә өстәмә керем алу нияте белән алдакчыларга өч йөз мең сумнан артык акча күчергән. 

Уртача һәм зур булмаган авырлыктагы өч җинаятьнең әлегә кадәр берсе дә ачыкланмаган. Бу — шәһәрдәге матурлык салоннарының берсендә милек урлау (китерелгән зыян күләме — 17 мең сум). Урлашу белән бәйле икенче җинаять гараж җәмгыятендә башкарылган. Анда алабугалының кышкы резинасын урлаганнар (китерелгән зыян күләме — 20 мең сум). Шулай ук шәхси территориядән милек урлау очрагы теркәлгән.

Бер атна эчендә 423 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 304е — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. Автотранспорт белән идарә иткәндә аек булмаганнары өчен 9 йөртүче тоткарланган. 

Барлыгы 29 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда5 кеше зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев