Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада узган атнада 2 авыр җинаять теркәлгән

Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.

Узган атнада Алабуга полициясенең кизү бүлегендә җинаятьләр турында барлыгы 254 хәбәр кабул ителгән.

Авыр җинаятьләр категориясенә караган 2 җинаять теркәлгән. Ике җинаять тә банк счетларыннан акча урлау белән бәйле. 

Беренче очракта билгесез зат, «онлайн-банк» мобиль кушымтасыннан файдаланып, 45 яшьлек алабугалы исеменә кредит рәсмиләштергән һәм аның банк счетыннан 31 мең сумнан артык акча урлаган. 

Икенче очракта билгесез зат банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләренең банк счетын тикшерү сылтавы белән Алабугада яшәүче 53 яшьлек ханымның акчасын үзләштергән. Китерелгән зыян суммасы 125 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев