Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада узган атнада 4 авыр җинаять теркәлгән

Кизү бүлегенә закон бозу турында барлыгы 312 хәбәр килгән.

Узган атнада авыр төргә караган 4 җинаять теркәлгән — өчесе банк исәбеннән акча урлау очрагы, шуларның берсе әлегә ачыкланмаган ысул белән башкарылган. 

Икенче очракта Алабугада яшәүче 62 яшьлек ханым социаль челтәрләрдә банктан бүләкләр алу турында мәгълүмат таба һәм мошенникларга банк картасы мәгълүматларын җибәргән. Шуннан соң аның счетыннан 7 мең сумнан артык акча күчерелгән.

Өченче очрак: билгесез зат, 38 яшьлек хатын-кызның югалткан картасын тапкан һәм әлеге карта белән шәһәр кибетләрендә товар өчен түләгән. 

Дүртенче җинаять — 62 яшьлек алабугалының фатирыннан планшет урланган. Әлеге җинаятьне кылуда, моңа кадәр дә хөкем ителгән 56 яшьлек ир тоткарланган.

Моннан тыш:
— 5 караклык ачыкланган;
— 2 мошенниклык факты;
— 1 кешене исерек килеш машина йөрткән өчен тоткарлаганнар. Ул моңа кадәр дә шул ук законны бозган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган;
— гаилә низагы турында 21 хәбәр кабул ителгән;
— 13 кеше үзәк район хастаханәсенә төрле җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать иткән; 
— кисәк үлем турында 27 хәбәр;
— ДТП турында 33 хәбәр алынган, аларда 7 кеше зыян күргән;
— 302 йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 6сы автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев