Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада узган атнада 4 авыр җинаять теркәлгән

Кизү бүлегенә үткән атнада барлыгы 270 хәбәр алынды.

Алабугада узган атнада авыр төрдән саналган 4 җинаять теркәлгән. Банк исәбеннән акча урлауның 3 очрагының икесе нинди ысул белән кылынган, шунысы ачыкланмаган. Берсендә Алабугада яшәүче 25 яшьлек кызга әйберләрен күчерүдә хезмәт күрсәтүне сылтау итеп, 7 мең сумлык зыян салынган. 

Дүртенче җинаять наркотиклар сату белән бәйле. 

Алдаучылыкның 1 очрагы теркәлгән. Билгесез зат башкалар рәсмиләштергән кредитларны бетерүдә булышам дип, 64 яшьтәге алабугалының акчаларына ия булган, нәтиҗәдә, 20 мең сумнан артык күләмдә зыян китергән. 

Бер атна эчендә 416 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 297се — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. Автотранспорт белән идарә иткәндә аек булмаганнары өчен 9 йөртүче тоткарланган. 
Барлыгы 43 юл-транспорт вакыйгасы булган, имгәнүчеләр юк.

Моңа кадәр дә шундый ук гамәле аркасында машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәне булган берәү исерек хәлдә транспорт рулендә тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев