Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада узган атнада 5 авыр җинаять теркәлгән

Барлыгы узган атнада полициянең кизү бүлегенә җинаятьләр турында 304 хәбәр кабул ителгән.

Үткән атнада кизү бүлегенә 304 хәбәр алынган. Авыр төргә караган 5 җинаять теркәлгән. Ачыкланганнарының 3есе — банк исәпләреннән акча урлау, алабугалылар югалткан банк карталарыннан шәһәр кибетләреннән товар сатып алганнар.

Акчаларны инвестициягә кертәбез дигән сылтау белән кылынган бер алдакчылык очрагы ачылган. Салынган зыянның гомуми күләме 2 миллион сумнан артып киткән.

Кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы булган.

Моннан тыш:
— шәһәрнең ашамлыклар сата торган кибетләрендә 4 караклык очрагы теркәлгән, шуларның берсе ачыкланмаган килеш кала бирә;
— эш кораллары сатам дигән булып алдау очрагы булган. Билгесез зат социаль челтәрләрнең берсендә игълан биреп, 29 яшьтәге алабугалының акчасын үзләштергән. Килгән зыян күләме 8 мең 500 сум тәшкил итә;
— шундый ук гамәле өчен машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган бер затны транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткәндә тоткарлаганнар.
Гаилә җәнҗаллары турында 24 хәбәр килгән.
Атна барышында 477 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев