Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада узган атнада авыр төргә караган алты җинаять теркәлгән

Барлыгы кизү бүлегенә төрле хокук бозулар турында 221 хәбәр алынган.

Узган атнада полициянең дежур бүлегендә җинаятьләр турында 221 хәбәр кабул ителгән.

Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә караган алты җинаять теркәлгән. Шуларның бишесе — банк исәпләреннән акча урлауга бәйле. Урлауның биш факты да акчаларны саклап калу сылтавы белән башкарылган.

Билгесез кешеләр, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, зыян күрүчеләрнең банк счетлары белән санкцияләнмәгән гамәлләр турында хәбәр итәләр һәм аларның күрсәтмәләре буенча акчаларны «куркыныч булмаган» счетларга күчерергә тәкъдим итәләр. Китерелгән зыянның гомуми суммасы 900 мең сумнан артык тәшкил итә. Алтынчы җинаять — алдау. Билгесез кеше, үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, өченче затлар тарафыннан кредит рәсмиләштерүне булдырмау сылтавы белән, алдап, 34 яшьлек җирле хатын-кызның акчаларын үзләштерә. Гомуми зыян суммасы — 585 мең сум.

Уртача һәм зур булмаган авырлыктагы җинаятьләр:
— 5 мошенниклык очрагы. 2 җинаять бушлай белдерүләр сайты аша кылынган: товарны сатып алу һәм сату сылтавы белән алдакчылар ике алабугалының 34 мең сум акчасын үзләштергән. Тагын бер алдау факты 54 яшьлек алабугалыга карата башкарылган. Фонд биржасында өстәмә акча эшләргә теләгән алабугалы 210 мең сум акчасын югалткан. Тагын бер 60 яшьлек алабугалы, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган мошенникка 15 мең сум күчергән. Алдауның бишенче очрагы социаль челтәрләр кулланып башкарылган. Билгесез зат алабугалыга социаль челтәр аша танышы исеменнән финанс ярдәм сорап яза. Алабугалы үтенечне үти, соңыннан гына танышының аккаунты чит куллар кулына эләккәнне аңлый. Зыян суммасы — 7 мең сум.

Моннан тыш, узган атнада:
— сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян китерүнең 1 факты ачыкланган;
— кеше милкен бозган өчен 1 җинаять эше ачылган;
— урамда һәм җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 3 беркетмә төзелгән;
— вак хулиганлык өчен — 9 беркетмә төзелгән;
— бер кеше полиция хезмәткәрләрен алдап чакырган өчен җавап бирәчәк.
Гаилә низаглары турында 13 хәбәр килгән.

Бер атна эчендә 251 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев