Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада узган атнада исерек килеш автотранспорт белән идарә иткән 10 кеше тоткарланган

Барлыгы 48 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 5 кеше зыян күргән.

Узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 283 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 10ысы автотранспорт белән идарә иткәндә аек булмаганга тоткарланган. Барлыгы 48 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 5 кеше зыян күргән.

Быел Алабуга районында транспорт чараларының җәяүлеләрне бәрдерү очрагы 16 тапкыр теркәлгән, 1 кеше һәлак булган, 15 җәяүле җәрәхәтләнгән. Мондый очракларның 50 проценты җәяүлеләрнең үзләренең юлда йөрү кайгыйдәләрен бозуыннан килеп чыга. 

Җәяүлеләр катнашында юлларда транспорт аркасында җәрәхәт алуны кисәтү максатыннан 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Алабуга районында «Җәяүле» дип аталган профилактика чарасы уздырыла. 

Әлеге чара кысаларында җәяүлеләргә транспорт тарафыннан юл бирелмәү, җәяүлеләрнең ярамаган урыннарда яисә светофорның тыя торган билгесенә юл аркылы чыгу, торак пунктлардан читтә тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылыкны кайтара торган элементлар булмау очракларына юл куймас өчен, эш көчәйтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев