Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада «Җәяүле» рейды нәтиҗәсендә 50дән артык тәртип бозучы ачыкланган

Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмады.

18 марттан 31 мартка кадәр Алабугада «Җәяүле» профилактик чарасы уза. Чараның максаты —җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны һәм җәяүлеләр кичүендә аларны үткәрмәү буенча хокук бозуларны кисәтү. 


Рейд нәтиҗәләре буенча җәяүлеләр тарафыннан 40 хокук бозу очрагы ачыкланган, махсус урында җәяүлеләрне үткәрмәгән12 машина йөртүче ачыкланган. 


Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмады. Юл кагыйдәләрен бозган бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен ул йөри торган белем бирү оешмасына җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев