Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада яшәүче ханымны мошенниклар 30 мең сумга алдаган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Алабугада яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз Алабуганың кизү бүлегенә мошшениклык турында гариза белән мөрәҗәгать итә. 

Тикшерү барышында ачыкланганча, ханымның телефонына банктан кыска сораштыруда катнашырга һәм шуның өчен 1000 сум акча алырга була дигән хәбәр килә. Хәбәрдә җибәрелгән сылтама буенча сораштыруны үткәннән соң, ул түләүне алу өчен үзе һәм банк картасы буенча мәгълүматны кертә, соңыннан телефонына килгән 6 санлы кодны да җибәрә. Боларны эшләгәннән соң, ханымның банк картасыннан акча алына башлый. Китерелгән зыян күләме 30 мең сум тәшкил итә. Мошенниклар корбаны булуын аңлаган ханым полициягә мөрәҗәгать итә. 

Әлеге факт буенча Алабуга районы тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев