Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада яшәүче машина урлап качканда юл һәлакәте оештырган 

Ул үз гаебен таныды.

Алабуга шәһәр прокуратурасы элегрәк хөкем ителгән 51 яшьлек Алабуга кешесенә карата РФ ҖК 166 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда дәүләт гаепләвен раслады.

Суд ачыклаганча, гаепләнүче ир 2021 елның 6 апрелендә мунчада булганда, зыян күрүче өстәлдә калдырган «LADA GRANTA» автомашинасының ачкычларын урлый. Хөкем ителүче машинаның ишеген ача, салонга утыра һәм машинаны кабызып кузгала. Аннары Алабуга районының Олы Елово авылында хөкем ителүче автомобиль белән идарәне югалта һәм кюветка әйләнеп каплана.

Хөкем ителүче җинаять кылуда гаепне тулы күләмдә таныды һәм тәүбә итте.

Хөкем ителүче карамагында балигъ булмаган ике бала булуы җәзаны йомшартучы факт дип танылды.

Суд хөкем ителүчене әлеге җинаятьне кылуда гаепле дип тапкан һәм 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Бу вакыт эчендә ул даими яшәү урынын ташлап китмәскә һәм тикшерү органында күзәтелеп торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев