Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада җәйнең өч көнендә исерек хәлдәге ике йөртүче тоткарланган 

Хокук саклаучылар кулына 46 һәм 36 яшьлек ир-атлар эләккән.

Июньнең өч көнендә Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдәге ике йөртүчене тоткарлаган. Законны 46 һәм 36 яшьлек ир-атлар бозган. Аларның берсе медицина тикшерүеннән баш тарткан, ә икенчесе элек транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Хәзерге вакытта исерек хәлдә йөргән өчен машина йөртүчеләргә 1,5-2 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф каралган. Транспорт чарасы белән идарә итүне исерек шоферга тапшырган өчен дә шул ук җәза каралган.

Ел дәвамында әлеге законны кабат бозган өчен җәза җинаять җаваплылыгына әверелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев