Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалы подъездда тавышланган өчен штраф түләячәк

Суд аңа 700 сум күләмендә штраф билгеләгән.

Татарстан Республикасы Алабуга шәһәр суды РФ АХК 20.1 ст.1 ө. (вак хулиганлык) буенча административ хокук бозу турындагы эшне карады.

28 яшьлек алабугалы, йорт подъездларының берсендә исерек хәлдә җәмәгать тәртибен бозган, тавышланган һәм сүгенгән, кисәтүләрне тыңламаган.

Суд утырышында ул үзенең хокук бозуда гаепле булуын таныды, исерек хәлдә булуын аңлатты.

Суд карары белән аңа 700 сум күләмендә административ штраф билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев