Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалы полиция хезмәткәрен кимсеткән өчен хөкем ителгән

Суд тарафыннан гаепләнүчегә 120 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән.

Алабуга шәһәр прокуратурасы Алабугада яшәүче моңа кадәр хөкем ителгәне булмаган 33 яшьлек хатын-кызга карата дәүләт гаепләвен хуплаган. 
Прокурор ярдәмчесе Семен Гришин хәбәр иткәнчә, суд хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 319 статьясында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (үз вазифаларын башкарганда хакимият вәкилен халык алдында кимсетү).

Судта ачыкланганча, 2022 елның 19 июнендә Нефтьчеләр проспекты буенча 16нчы йорт фатирларының берсендә яшәүче исерек хатын-кыз күршеләре белән подъезда талаша башлый, җәнҗал вакытында сүгенү сүзләре куллана, шул сәбәпле күршеләре полиция чакырта.

Вакыйга урынына полициянең патруль-пост хезмәткәрләре килеп җиткәч тә хатын тынычланмый, полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләрен үтәми, хезмәт вазифаларын башкаручы хезмәткәрләргә карата полициянең намусын һәм абруен мәсхәрәләүче сүзләр әйтә. 

Җинаять кылуда гаепләнүче үз гаебен таный.

Суд тарафыннан гаепләнүчегә 120 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән.

Суд карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев