Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалы танышыннан тугыз тапкыр акча урлаган

Зыян 375 мең сум тәшкил итә.

Алабуга шәһәр прокуратурасы 44 яшьлек элек хөкем ителмәгән җирле хатын-кызга карата дәүләт гаепләвен хуплады. Аны урлауда гаепле дип тапканнар. 

Бер ел дәвамында, 2021 елның июненнән 2022 елның августына кадәр, ул яшерен рәвештә танышының йортына үтеп керә һәм аның кесәсеннән 9 тапкыр акча урлый. Зыян 375 мең сум тәшкил итә. 

Хатын үз гаебен таныган һәм зыянны каплаган. 

Суд гаеплегә 2 ел 6 ай сынау вакыты белән 2 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев