Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХОКУК

Алабугалылар юл кагыйдәсен бозучыларны видеога төшереп акча эшли ала

Иң зур бүләкләү — 1 250 сум — автомобильнең светофорның кызыл сигналына узуын теркәгән видео өчен каралган.

«Халык инспекторы» мобиль кушымтасы ярдәмендә һәр гражданин Дәүләт автоинспекциясенең актив ярдәмчесе була һәм шәһәр урамнарындагы тәртипкә йогынты ясый ала.

Бу дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда юл хәлләренә контрольне көчәйтү өчен 2014 елда ук булдырылган һәм камилләшүен дәвам итә.

«Бүген кушымта барлык популяр маркетларда — RuStore, Google Play, App Store — бар. Авторизация өчен «Дәүләт хезмәтләре» ннән логин һәм парольны кертергә кирәк», — дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Тимур Галимуллин.

Эш принцибы гади: видео төшерү өчен (барлыгы 30 секундлы) кушымтаның төп экранында урнашкан кызыл төймәгә басарга кирәк. Төшерелгән бу кыска ролик хокук бозуга дәлил булачак та. Смартфонда геолокация кабынган булырга тиеш. Мөһим кагыйдә: машина йөрткәндә кушымтаны куллану тыела — бу үзе тәртип бозу.

Мондый социаль активлык өчен матди бүләкләү функциясе халыкта аеруча кызыксыну уята. Кушымтада бүләк рәвешендәге билге хокук бозу категорияләрен күрсәтә, аларны теркәгән өчен түләү каралган. Мөмкин булган 21 категориянең җидесе өчен түләү каралган: җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулау, светофорның тыюлы сигналына чыгу, тукталыш сызыгыннан чыгу, каршы як полосада хәрәкәт итү, куркынычсызлык каешын эләктермәү, хәрәкәт иткәндә телефон куллану һәм транспорт чарасыннан калдыкларны агызу.

«Түләү алу өчен банк картасы бәйләнгән телефон номерын күрсәтергә кирәк. Алга таба бу мәгълүматларны үзгәртергә мөмкин», — диде Тимур Галимуллин.

Иң зур бүләкләү — 1 250 сум — автомобильнең светофорның кызыл сигналына узуын теркәгән видео өчен каралган. Стоп-линиядән чыгуны яки каршы як полоса буенча хәрәкәтне теркәгән өчен гражданинга 375 сум түләнәчәк. Шул ук вакытта шуны аңлау мөһим, кушымта — ул җәмәгать контроле коралы, ә акча эшләү чарасы түгел. Барлык гаризалар инспектор тарафыннан җентекләп тикшерелә, ул материалларны өйрәнә һәм шуннан соң гына карар чыгара.

«Автоинспектор, материалларны өйрәнеп, карар кабул итә. Хокук бозу расланган очракта гаепле кешене җаваплылыкка тарту турында карар чыгарыла. Шуннан соң гариза бирүче вәгъдә ителгән бүләкне ала», — дип аңлатты ведомство вәкиле.

Шул рәвешле, «Халык инспекторы» — ул машина йөртүчеләрдә җаваплылык тәрбияләргә ярдәм итә торган иҗтимагый проект. Җибәрелгән һәр видео — ул кемгәдер штраф кына түгел, ә юллар иминрәк һәм аварияләр азрак булсын өчен мөһим адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев