Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалыларга балаларны махсус утыргычларда йөртергә кирәклекне искә төшерделәр

Балалар өчен тотып тору җайланмасы баланың авырлыгы һәм буена туры килергә тиеш.

Һәр әти-әни машинада барганда баласының куркынычсызлыгы өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Моның өчен бары тик барлык таләп һәм кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә генә кирәк. Балаларны машинада йөртү буенча мөһим кагыйдәләрнең берсе юлда балаларның иминлеген саклауга юнәлгән.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22,9 пунктына ярашлы төстә, 7 яшькә кадәрге балаларны иминлек каешлары белән җиһазландырылган автотранспортта йөртү бары тик балалар өчен махсус утыргычлар кулланып башкарылырга тиеш. Шул ук вакытта ата-аналарга шуны истә тотарга кирәк: балалар өчен тотып тору җайланмасы баланың авырлыгы һәм буена туры килергә тиеш.

Юл-транспорт һәлакәтләренә анализ һәм статистика күрсәткәнчә, балалар өчен махсус җайланмалардан башка йөртүче балалар аеруча җитди җәрәхәтләр ала. Кызганычка, кечкенә пассажирларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләренең тагын бер җитди сәбәбе — автокресло урнаштыру урынын дөрес сайламау. Балалар өчен автокреслоны алгы утыргычта урнаштыру — иң тупас хаталарның берсе. Исегездә тотыгыз, алдында штатлы куркынычсызлык мендәре урнаштырылган утыргычка буе 140 см дан арткан баланы гына утыртырга рөхсәт ителә.

Балалар өчен махсус утыргычны кайда урнаштыру мәсьәләсе буенча төрле фикер бар. Хәзерге вакытта белгечләр баланы машинаның арткы утыргычының уртасына утыртырга киңәш итә. Бу — авария вакытында яшь пассажир ян-яклардан кыслмас дигән фаразна таянып әйтелә. Ә менә алдагы утыргыч машинаның иң куркыныч урыны булып исәпләнә. Машинада барганда бервакытта да баланы алдыгызга утыртып яки кулларда тотып бармагыз. Бәрелеш вакытында баланың авырлыгы, автомобиль тизлегенә карап, 20-30 тапкыр арта һәм аны тотып калу мөмкинлеге юк диярлек.

ЮХИДИ бүлеге машина йөртүче ата-аналарга тагын бер кат искә төшерә: сабыйларыгызның гомере, аларның иминлеге сезнең теге яки бу гамәлләрегезгә бәйле. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктын бозып, сез иң якын кешеләрегезнең гомерен куркыныч астына куясыз. 

Руслан Харисов
Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев