Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалыларга ишегалларында балалар куркынычсызлыгы турында искә төшерделәр

Ишегалды территориясе буенча хәрәкәт иткәндә, машина йөртүче кечкенә балаларны күрмәскә мөмкин, бигрәк тә бала автомобиль артында яки кар өеме артында булса.

Юлларда балаларның иминлеге һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләгәндә, ата-аналарга торак йортларның ишегалларында куркынычсызлык чаралары турында да искәртергә кирәк. Иртәнге сәгатьтә һәм кичке вакытта ишегалларында автотранспорт күп була. Ишегалды территориясе буенча хәрәкәт иткәндә, машина йөртүче кечкенә балаларны күрмәскә мөмкин, бигрәк тә бала автомобиль артында яки кар өеме артында булса. Акрын тизлек белән хәрәкәт итүче транспорт бәргәндә дә балаларның җитди җәрәхәт алган очраклары бар. 

Баланы балалар бакчасына яки мәктәпкә озатасыз икән, ашыгып бармас өчен алданрак чыгарга тырышыгыз. Балаларны игътибарлы һәм сак булырга өйрәтегез. Тикшерегез, әгәр кирәк икән, балада күзәтүчәнлек күнекмәләрен булдырыгыз. Бала акрын баручы транспортны тиз хәрәкәт итүче транспорт чарасыннан аера белергә тиеш. Балагыз сездән башка барачак маршрут буйлап бергәләп узыгыз. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы стендлары бар, аларда махсус куркынычсыз хәрәкәт маршрут схемалары урнаштырылган, аларны бала белән бергә игътибар белән өйрәнегез.

Хөрмәтле ата-аналар! Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, сезгә яктылык кайтаручы элементлар кулланырга киңәш итәбез. Аларны баланың көн саен кия торган өске һәм аяк киеменә, башлыгына, шулай ук рюкзак, портфель һәм башка предметларда җиңел урнаштырырга була. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция майоры И. И. Васылов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев