Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалыларга штрафларны вакытында түләргә кирәклекне искәрттеләр

Сүз юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафлар турында бара. 

Алабуга ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән административ штрафны вакытында түләмәгән өчен җаваплылык турында искә төшерә. 

Мәгълүм булганча, административ штрафны закон белән билгеләнгән срокта түләмәү закон бозу булып санала, һәм моның өчен административ җаваплылык каралган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф бу хактагы карар көченә кергән көннән соң ике ай дәвамында түләнергә тиеш. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, штрафны вакытында түләмәгән өчен аның икеләтә күләмендә (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) штраф салу яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, я булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү каралган.

Быелның 1 кварталында районда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 57 кешегә карата материаллар судка юлланды. Әлеге эшләрне тикшергәннән соң, 7 кешегә арест салынды, 34 хокук бозучыга штраф билгеләнде. Моннан тыш, штраф түләүдән качып йөрүчеләр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан вакытлыча читләштерелергә мөмкин. Бу елның 3 аенда бурычлы кешеләргә карата шундый чикләүләр салу турында 8 дәгъва судка җибәрелде.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 17.17 маддәсе нигезендә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан файдалану өчен вакытлыча чикләүләрне бозу илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки бер елга кадәр махсус хокуктан мәхрүм итүгә китерә. Бу елның 3 аенда Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан бер хокук бозу очрагы ачыкланды.

Руслан Харисов,
Алабуга ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев