Алабугалыларны «Телеграмм» аша алдыйлар
Алдакчылар ятьмәсенә ике алабугалы эләккән.
Узган атнада Алабугада «Телеграмм» мессенджерын ярдәмендә ике мошенниклык кылынган.
Беренче очракта билгесез кеше, Украинада яшәүче хатын-кыз аккаунтына кереп, матди ярдәм күрсәтү сылтавы белән, Алабугада яшәүче 44 яшьлек хатын-кызның 12 мең сумнан артык акчасын үзләштергән.
Икенче җинаять банктан кәрәзле телефон оту тәкъдиме астында ясалган. Билгесез зат җирле 43 яшьлек хатынның 6 мең сумнан артык акчасына ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев