Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалыны тәрәзә юа торган ялган сыекча сатарга омтылганы өчен хөкем итәчәкләр

Экспертиза сыекчада агулы матдәләр рәтенә керә торган метил спирты булуын ачыклаган.

32 яшьлек алабугалы суд каршына басачак, ул сату максатыннан иминлек таләпләренә җавап бирми торган товар саклауда гаепләнә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ.

Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, 2022 елның көзендә әлеге ир-ат Түбән Новгородта 16,6 мең литрдан артык тәрәзә юа торган сыекча сатып алган. Ул аны Казанда складка урнаштырган һәм сатарга ниятләгән.

Экспертиза сыекчада агулы матдәләр рәтенә керә торган метил спирты булуын ачыклаган. Өстәвенә, ир-ат үзе дә бу хакта белгән.

Ул әлеге җинаятькә катнашы барлыгын таныган, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев