Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алдакчылар кармак сала

Узган атнада кәрәзле элемтә салоны сатучылары өч мәртәбә мошенниклар корбаны булды.

Читтән килгән "кунаклар" Нефтьчеләр проспектында урнашкан "МТС" һәм "Первый Сотовый" салоннарында алдау юлы белән 6 мең сум үзләштергән. Бу турыда дүшәмбе киңәшмәсендә Алабуга районы Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Петр Макаров сөйләде.

"МТС" салонында бер хатын-кыз 249 сумлык брелок алырга тели. Тик ханымның үзе белән бары тик 5 мең сумлык купюрасы гына була. Сатучы кыз кайтарырга акча эзләгән арада, сатып алучы ханым аны гел ашыктырып телефоннан сөйләшеп тора. Сатучы сдачаны җыйганнан соң ханымнан 5 меңлек купюраны алмакчы була, тик ханым бик ышанычлы рәвештә акчаны сатучыга бирүен аңлата, хәтта буш акча янчыгын да ачып күрсәтә. Сдачаны алганнан соң мошенник китеп бара, ә кассадагы җитешмәүче акча (4 751 сум) бары тик кичен, табышны санаганда гына ачыклана.

Шуңа охшаш хәл шул ук салонда тагын кабатлана. Ир-ат, бер меңлек күрсәтеп, 220 сумлык флеш-карта "сатып ала". Ул вак акча белән 20 сумны җыеп бирә, ә мең сумын бирми калдыра. Бу очракта кибеткә килгән зыян 800 сум тәшкил итә.

Әлеге вакыйга "Первый сотовый" салонында кабатлана. Кибетчегә мең сумлыгын күрсәтеп, мошенник кире кайтарган акчаны да, үзенең мең сумлык акчасын да алып чыгып китә.

Алданган сатучылар бу эшләрне гипнозланган кебек башкардык дип аңлата. Ә Петр Макаров әйтүенчә, бу - оператор-кассирларның битарафлыгы нәтиҗәсе. Җитәкче югары трибунадан сатучыларны игътибарлы булырга чакырды.

Спас ярминкәсендә полиция тулы составта һәм көчәйтелгән режимда эшләде, бәйрәмдә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде, диде Петр Макаров.

Узган атнада Алабуга эчке эшләренең кизү бүлегенә җинаять һәм хокук бозулар турында 290 хәбәр алынган. Шуларның өчесе авыр җинаятьләр категориясенә керә. Кеше милкен урлауның 7 факты, 10 кыйнау, 49 гаилә низагы теркәлгән, 882 кеше административ җавап бирәчәк. Шуларның 92сенә җәмәгать урыннарында һәм шәһәр урамнарында сәрхүш хәлдә булган һәм спиртлы эчемлекләр кулланган өчен беркетмә төзелгән.

Районда һәм шәһәрдә 62 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 16 машина йөртүче руль артында сәрхүш хәлдә булган өчен административ җавап бирәчәк.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250