Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХОКУК

Бәйрәмнәрдә Алабугада кар җыюга комачаулаган 11 машинаны эвакуацияләделәр

ЮХИДИ машина йөртүчеләргә рөхсәт ителгән урыннарда тукталырга кирәклеген искәртә.

Яңа ел каникуллары вакытында ЮХИДИнең Алабуга бүлекчәсе хезмәткәрләре шәһәр урамнарында кар җыюга комачаулый торган автомобильләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрделәр. Операция вакытында 11 транспорт чарасы эвакуацияләнде, дип хәбәр итә «Елабуга_опергруппа» телеграм-каналы. 

Ведомствода аңлатуларынча, мондый чара кар җыю техникасының тоткарлыксыз йөрүе һәм эшләве өчен кирәк, бигрәк тә кар күп яуган шартларда. Машиналары штрафстоянкага күчерелгән машина хуҗаларына хәзер тукталыш кагыйдәләрен бозган өчен 2250 сум күләмендә штраф кына түгел, ә эвакуатор хезмәте, шулай ук автомобильне махсус мәйданчыкта саклаган өчен дә түләргә туры киләчәк.

ЮХИДИ машина йөртүчеләргә машиналарын рөхсәт ителгән урыннарда, бигрәк тә кышкы чорда, коммуналь хезмәтләр эшенә һәм юл хәрәкәте иминлегенә комачаулык тудырмас өчен куярга кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев