Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Барып җиттек...

Тугаров урамындагы православие зиратында билгесез кешеләр чардуганнар һәм кабер өстендәге тәреләрне урлаган.

- Соңгы арада чардуган һәм кабер өстендәге тәреләрне урлауның өч очрагы теркәлде, бу бернинди әхлак нормаларына сыймый, диде Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев. Әлеге җинаятьтә гаепләнүче 36 яшьлек алабугалы тоткарланган. Җитәкче әйтүенчә, вандаллар табышларын төсле металл кабул итүче пунктка тапшырганнар.
- Урланган чардуган һәм тәреләрне металл кабул итү пунктында кабул итеп алулары тетрәндерә. Зиратларны хезмәтләндерүче ике предприятие бар, тик алардан, күрәсең, бернинди файда юк, - диде җитәкче.
Сәрхүшлек җинаятькә китерә
22 апрельдән 1 майга кадәр хокук бозу һәм җинаятьләр турында кизү бүлегендә 426 хәбәр алынган. Шуларның берсе авыр җинаятьләр категориясенә керә. Пролетар урамындагы 38 нче йортта яшәүче гаилә, бергәләшеп эчкәннән соң, тавыш-гауга куптара. Җәнҗал нәтиҗәсендә 28 яшьлек ир үзәк район хастаханәсенә пычак җәрәхәте белән китерелә. Тикшерүдән күренгәнчә, пычак яраларын иргә аның үз хатыны ясый. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Барлыгы бу көннәрдә 56 гаилә низагы теркәлгән.
Мошенниклар йокламый
Узган атнада Алабугада ике алдау очрагы теркәлгән. Мошенниклар халыкны алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап чыгарып кына тора. Авыр йөк ташучыларга мөрәҗәгать итүчегә ягулык материаллары өчен кәрәзле телефон исәбенә акча күчерергә тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә, зыян күрүче акчаларыннан колак кага.
Моннан тыш, узган атнада наркотик матдәләрне сатуның һәм саклауның ике факты ачыкланган. Атна дәвамында теркәлгән 23 урлауның дүртесе әлегә кадәр ачыкланмаган.
Фаҗигаләр
Алабуга үзәк район хастаханәсенә 29 кеше төрле җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать иткән. Шулар арасында мотоцикл һәм скутерлардан егылып яраланган 4 кеше бар. 2011 елда мотоцикл һәм скутерлар катнашында 38 юл һәлакәте теркәлде, аларда 12 кеше зыян күрде, 1 кеше авыр тән җәрәхәтләре алды, диде җитәкче. Мотоцикллары булган балаларның әти-әниләре балалары белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмәләр үткәрсен, сак булырга өйрәтсен иде, дигән теләк белдерде Юрий Пономарев.
Су коену сезоны ачылмаса да, Алабуга районында инде беренче корбан бар. Шушы көннәрдә Тойма елгасында 31 яшьлек ир-ат баткан.
Алабугада һәм районда 36 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 7 кеше зыян күргән, бер кеше һәлак булган.
Табыш алам дип...
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар артуы сагаерга мәҗбүр итә. Яшүсмерләр арасында урлау, акча талау, пычак белән янау, спиртлы эчемлекләр кулланып хастаханәгә эләгү очраклары күзәтелә.
Күп мәртәбә, шул исәптән югары трибунадан кисәтүгә карамастан, сәүдә нокталарында балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату дәвам итә. Район башлыгы Геннадий Емельянов намуссыз сатучыларны ачыклау буенча рейдларны яңартырга дигән күрсәтмә бирде.
Тынычлык турындагы законны бозган өчен 9 кеше административ җавап бирәчәк. Алар күбрәк тә булыр иде, тик тынычлык бозучылардан зарланып полициягә шалтыратучыларның күбесе гариза язудан баш тарта. "Инде шалтыраткансыз икән - гариза язарга һәм хокук бозучыны җавапка тартырга кирәк", - диде Ю.Пономарев.
Яз һәм хезмәт бәйрәмендә шәһәрдә хокук бозулар теркәлмәгән.

Фәридә Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев