Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Безнең участковыйлар

Шәһәрдәге тәртипне күзәтеп, безнең тынычлыгыбызны саклаучы участковыйлар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Беренче номерлы терәк пункт Нефтьчеләр проспектындагы 35 нче йортта урнашкан. Әлеге терәк пунктка Голубой поселогы, 5, 8 һәм 11 нче микрорайоннар керә.

Полиция участковыйлары әйтүенчә, халык ишегалдында калган машиналарын урлау турындагы гаризалар белән еш мөрәҗәгать итә. Шулай ук гражданнар мошенниклардан, күршеләреннән, якыннарыннан зарлана. Участковыйлар әйтүенчә, Тынычлык проспектындагы 14а йорты ("Гелон" рестораны каршында) аларның участогында иң тынгысыз йорт санала. Бу тулай торакта яшәүчеләр янына участковый Рөстәм Шәяхмәтовка кайвакыт көненә берничә тапкыр барырга туры килә. Биредә яшәүчеләр арасында чыккан гауганың сәбәбе бик күп төрле: мондагы бәдрәф тә гомуми куллануда бит.

Барлыгы бу участокта өч участковый эшли. Өлкән итеп полиция капитаны Илъяз Дәминов билгеләнгән (телефоны 8-919-620-47-51).

Аның белән бергә полициянең өлкән лейтенанты Рөстәм Шәяхмәтов (телефоны 8-919-620-47-41) һәм полиция майоры Илдар Минһаҗетдинов (телефоны 8-919-620-47-44) эшли.

Рөстәм Шәяхмәтов һәм Ильяз Дәминов Алабуганың милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң участковый вазифаларына керешкәннәр.

Сәрия СӘЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250