Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Боз­ла­вык кор­бан­на­ры

Соң­гы ва­кыт­та күп­сан­лы ава­ри­я­ләр­нең сә­бәп­че­се: боз­ла­вык, бу­ран һәм юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен сак­ла­мау. Әле­ге исем­лек­кә ма­ши­на йөр­тү­че­ләр­нең кыш­кы юл­лар­га әле кү­нек­мә­гән бу­луы да өс­тә­лә.

5 де­кабрь­дә Ала­бу­га-Ижевск трас­са­сын­да зур юл һә­ла­кә­те тер­кә­лә. Ssangyong ма­ши­на­сы йөр­тү­че­се тиз­лек­не арт­ты­ра һәм та­би­гать шарт­ла­ры­на игъ­ти­бар ит­ми. Шу­ның нә­ти­җә­сен­дә ма­ши­на­сы бе­лән ида­рә­не югал­тып, ав­то­бус­ка ки­леп бә­ре­лә. Әле­ге бә­ре­лү шул­ка­дәр көч­ле бу­ла ки, җи­ңел ма­ши­на­ның да, ав­то­бус­ның да ку­зов­ла­ры янь­че­леп, эч­кә ба­та. Бу ва­кыт­та Яр Чал­лы - "Та­та­зот" марш­ру­ты бу­ен­ча йө­рү­че вах­та ав­то­бу­сын­да җи­де пас­са­жир бу­ла. Алар­ның өче­се төр­ле дә­рә­җә­дә тән җә­рә­хәт­лә­ре алып үзәк ра­йон хас­та­ха­нә­се­нең трав­ма­то­ло­гия бү­ле­ге­нә оза­ты­ла. Бү­ген алар­ның хә­ле ка­нә­гать­лә­нер­лек дип бә­я­лә­нә. Ино­мар­ка ияр­лә­гән 1965 нче ел­гы ха­тын-кыз ал­ган җә­рә­хәт­лә­рен­нән шун­да ук җан би­рә. Юл һә­ла­кә­те бул­ган урын­ны тик­шер­гән­нән соң, "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ мас­те­ры­на ад­ми­нист­ра­тив тәр­тип бо­зу ту­рын­да бер­кет­мә тө­зе­лә. Әле­ге һә­ла­кәт­тә га­еп­ле­ләр тик­ше­рү тә­мам­лан­гач тө­гәл ачык­ла­на­чак.

ЮХИ­ДИ хез­мәт­кә­ре Ил­дус Га­ри­пов сүз­лә­рен­чә, соң­гы ай ярым­да дүрт йөз­гә якын юл һә­ла­кә­те тер­кәл­гән. Алар­ның төп сә­бә­бе - та­би­гать шарт­ла­ры­ның на­чар бу­луы һәм боз­ла­вык. Юл һә­ла­кә­тен­дә һәр­чак ма­ши­на йөр­тү­че­ләр ге­нә га­еп­ле тү­гел. Соң­гы ат­на­лар­да җәя­ү­ле­ләр кат­на­шын­да ки­леп чык­кан ава­ри­я­ләр са­ны да арт­кан. Сә­бәп­ләр­нең бер­се - кыш­кы ва­кыт­ка күч­мәү. Ир­тән ке­ше эш­кә бар­ган­да әле көн як­тыр­ма­ган бу­ла. Шул сә­бәп­ле, юл ар­кы­лы чы­гу­чы җәя­ү­ле­не ма­ши­на йөр­тү­че кү­реп өл­гер­мәс­кә мөм­кин. Ир­тән­ге сә­гать­ләр­дә җәя­ү­ле­ләр­не бәр­де­рү оч­рак­ла­ры ар­ту да шу­ның бе­лән аң­ла­ты­ла. Уз­ган ат­на­да гы­на Ала­бу­га ра­йо­нын­да ике җәя­ү­ле­не бәр­гән­нәр һәм әлег ава­ри­я­ләр ике­се дә ир­тән­ге ва­кыт­та бул­ган.

Җәя­ү­ле­гә ка­ра­ган­да, ма­ши­на йөр­тү­че­нең җа­вап­лы­лы­гы бер­ни­чә тап­кыр ар­тыг­рак. Җәя­ү­ле юл ар­кы­лы ти­еш­ле урын­да чык­ма­са да, әле­ге ава­рия өчен руль ар­тын­да­гы ке­ше җа­вап би­рә­чәк. Җәя­ү­ле­нең сә­ла­мәт­ле­ге­нә кил­гән зы­ян­ны да ул тү­лә­я­чәк, гәр­чә җәя­ү­ле исе­рек бул­ган һәм юл йө­рү ка­гый­дә­сен боз­ган оч­рак­та да.

Люд­ми­ла ГУ­БЯ­НО­ВА

Оле­ся СМИР­НО­ВА

Ав­тор фо­то­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев