Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Бурычлары булган өч алабугалының машинасына арест салынган

Бу юнәлеш буенча рейдлар даими нигездә үткәреләчәк.

Җирле Дәүләт автоинспекциясендә суд приставлары хезмәте белән эшлекле очрашу узды, анда бурычлары 10 000 сумнан артык булган затларга карата эш мәсьәләләре тикшерелде.

Быелның гыйнварында шундый бурычлыларның өч автомобиле кулга алынган. Бу юнәлеш буенча рейдлар даими нигездә үткәреләчәк. Хокук сакчылары сүзләренчә, бүгенге көнгә 210 алабугалының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 10 000 сумнан артык бурычы бар. 

Административ штрафларны тикшерү өчен якындагы Дәүләт автоинспекциясе бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев