Чаллы юлында бурычлы алабугалыларны "Юл приставы" аулый
Бурычларны юллап алу әмәле табылган, ниһаять. Суд приставларына хәзер техника ярдәм итәчәк. Узган атнада Чаллыда "Дорожный пристав" автомат программа комплексы эшли башлады. Мәгълүмат базасында якын-тирә шәһәрләрдә, шул исәптән Алабугада яшәүче бурычлылар исемлеге тупланган.
ГЭС плотинасы янындагы ДПС постында телекамералар урнаштырылган. Салым инспекциясе һәм ЮХИДИнең мәгълүмат базасы ярдәмендә алар бурычлы затларны машина номеры буенча ачыклыйлар. Шуннан соң система сигнал бирә һәм бурычлы кеше турында мәгълүматны монитор экранына чыгара. Алга таба ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаны туктата, ә суд приставлары бурычны түләттерү буенча эш башлый.
Бурычлыга бары ике юл тәкъдим ителә - бурычын ул шунда ук акчалата яки милекләтә түли (автомагнитола, запас тәгәрмәч, навигатор, видеорегистратор яки антирадар белән). Әгәр бурыч бик күп җыелган икән, автомобильдән дә колак кагарга туры килүе бар.
Аппарат эшләгән ике көндә генә дә бурычлары булган 80 алабугалының машинасы туктатылды, дип сөйләделәр безгә суд приставларының Алабуга районы бүлегендә. Биш машинага арест салынган, шулай булса да бурычлылар әлегә үз машиналарында йөреп тора. Тик бу кешеләр әлегә кадәр бурычларын түләмәгәннәр, шуңа күрә тиздән алар машинасыз да калырга мөмкин. Суд приставлары бу машиналарны сатуга кую өчен документларны әзерләгән инде. Якынча исәпләүләр буенча, машиналарның бәясе якынча 2 миллион 200 мең сум тәшкил итә. Бер бурычлының антирадары алынган. Бурычлы алабугалыларның бер өлеше әҗәтләрен урында ук түләгән. Алар тулаем алганда 100 мең сумлык бурычны кире кайтарган. 21 кеше суд приставлары янына барып, бурычларын түләгәнлекләрен раслап, квитанцияләрен күрсәтергә тиеш.
Чаллы постына куелган "Юл приставы" аппараты бурычлы алабугалылар буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Күпчелек алабугалы Чаллыга эшкә йөри, кибетләргә бара, ә бердәнбер юл нәкъ менә шушы пост аша уза. Хәер, аппарат эшли башлаганчы ук приставлар аның нәтиҗәсен тоярга җитешкән.
- Берничә канал буенча "Дорожный пристав" турында сюжет күрсәтелү белән үк кайбер бурычлылар әҗәтләрен түләргә ашыкты. Беркемнең дә юлда милкеннән яки машинасыннан колак кагасы килми бит, - дип сөйләде безгә суд приставларының Алабуга районы бүлеге җитәкчесе Илдар Җәләлов.
Ринат ӘМИРХАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев